«Достоевскийга гадәти булмаган караш» мәгълүмат көне (12+)

Бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский әсәрләре бүгенге укучыга кызыклы һәм үз актуальлеген югалтмый, чөнки аның китапларында күтәрелгән мәсьәләләр мәңгелек,  аны кеше күңеле белгече дип юкка гына атамыйлар. 
5 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә узган «Достоевскийга гадәти булмаган караш» исемле мәгълүмат көне әсәрләре рус һәм дөнья әдәбиятында шедеврга әйләнгән бөек прозаикның иҗатына яңа яктан күз салырга мөмкинлек бирде. 
«Бөек тормыш рәссамы» дигән видеолекторий танылган прозаикның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. «Бөек бишкитаплык» – даһи язучының биш иң зур күләмле романнарыннан рәсми булмаган цикл төп тема булды. Бу романнар берсе артыннан берсе язылган: «Преступление и наказание», «Идиот», «Бесы», «Подросток», «Братья Карамазовы». Әлеге әсәрләр мотивлары буенча төшерелгән кинофильмнардан өзекләрне карау авторның уй-фикерләрен аңларга, әсәрләренең асылына тирәнрәк төшенергә һәм алардагы төп персонажларның характерын тулырак ачарга мөмкинлек бирде. 

аыапыпывпвыыпв
IMG_0364
IMG_0367
IMG_0372
IMG_0374

Достоевский темасын дәвам итеп, «Чаллы рәссамы В.Р. Семыкин иҗатында Достоевский Петербургы» электрон арт-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Менә шундый әдәбият, кино һәм рәсем сәнгатенең үзара бәйләнеше һәркемгә үзе өчен Федор Михайлович һәм аның әдәби геройларының зур һәм катлаулы дөньясын ачарга ярдәм итте. Кунаклар игътибарына «Бар заманнар һәм чорлар язучысы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: