«Күңел моңыдай шигырьләр» шигъри программа (18+)

5 мартта 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Күңел моңыдай шигырьләр» дигән шигъри программа үтте. Клублылар Россиянең популяр җыр текстлары авторларын искә төшерделәр, аларның җырлары озак еллар яратып башкарыла, һәм хәзерге көндә дә җырлана. Катнашучылар Михаил Танич, Николай Добронравов, Лариса Рубальская, Леонид Дербеневларның шигырьләренә язылган җырларны тыңлады. Чара видео-презентация белән үрелеп барды.

ппп
IMG_20240305_125544
IMG_20240305_132220

Барысы бергә төрле еллар хитларын җырлады, шаян бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашты. «Аҗаган» клубы педагогы кунакларга 8 Мартка бәйрәм талисманы тапшырды. Китап күргәзмәсе янында китапханә фондындагы җыр текстлары җыентыклары белән таныштылар. Кичә хис-кичерешләргә бай булды һәм чәй өстәле артында тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: