«Язгы ыгы-зыгы» әдәби-уен программасы (12+)
5
Март 2024
Сишәмбе
Яз – хатын-кыз гүзәллеге һәм яңарыш символына әйләнгән иң матур вакыт. 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне, нәфис затларга карата игътибар, наз, язгы кәеф һәм гаҗәеп бүләкләр көне дип санала. Язны каршылар һәм күркәм хатын-кызларны котлар өчен, бәйрәм якынлашканда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Язгы ыгы-зыгы» дигән әдәби-уен программасы уздырды. Балаларга илебездә киң таралган һәм яратып бәйрәм ителә торган көн – аның килеп чыгу тарихы, бәйрәм итү традицияләре, кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Яз, шигърият һәм шатлык рухында хатын-кызлар, аналар, мәхәббәт һәм яз турында шигырьләр яңгырады. Шуннан соң укучылар «Бәйрәм тарихы», «Чәчәкле викторина» дип аталган төрле викториналарда катнашты. |