Шагыйрь Мансур Сафин белән очрашу (12+)

14 нче санлы китапханәдә Э.Касыймов һәм Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, туган якны өйрәнүче, журналист һәм тәрҗемәче – Чаллының танылган шагыйре Мансур Сафин белән очрашу узды. Чара кунаклары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып кына калмады, ә Мансур Сафинның актив туган якны өйрәнүче-тикшеренүче булуы, Татарстан һәм Чаллы территориясендә күп кенә археологик һәм археографик экспедицияләрдә катнашуы турында белде. 

пвтопывр
М. Сафин ф1
М. Сафин фото
М. Сафин ф3
М. Сафин ф2

Аның каләме белән Кама буе тарихы һәм әдәбиятка кереш буенча дистәләгән очерклар туган. Балалар зур кызыксыну белән Мансур Габдулла улы сөйләгәнне тыңлады, сораулар бирде, аның шигырьләрен укыды. Чара шагыйрьнең иҗаты турында презентация белән үрелеп барды, шулай ук «Челнинка, Мелекеска и Шильна» җыры яңгырады. Очрашуга «Мансур Сафин: шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: