«Алабуга турында яратып – хатын-кыз күзлегеннән» күргәзмәсе ачылды (0+)

3 мартта шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссамнар Лилия Мостафина-Хаҗиева һәм Ләйсән Исламгәрәеваларның «Алабуга турында яратып – хатын-кыз күзлегеннән» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
ТРның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев эшләр турында җылы фикерләре белән уртаклашты. Рәссамнар борынгы шәһәрнең үзләре яраткан истәлекле урыннарын искә төшерде, шунда пленэрларга баруларын сөйләде. 
Чарада Фәридә Сәхабиеваның чыгышы музыкаль бизәк булды.
Ләйсәннең эшләреннән репродукцияләр белән магнитлар барлык катнашучылар өчен истәлекле бүләк булды. 

апопоччооч
выставка 2
выставка 3
выставка

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: