«Искиткеч мәчеләр Барсиклар һәм Мурзиклар» песиләр көне (0+)
2 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә, Халыкара мәчеләрне коткару көне кысаларында, «Искиткеч мәчеләр Барсиклар һәм Мурзиклар» дигән исем астында песиләр көне үтте. Көн дәвамында китапханәгә килгән балалар викторина сорауларына җавап бирде, песиләр турындагы табышмакларны чиште һәм шигырьләр укыды. Катнашучыларның барысында да «Мәче тарихлары» күргәзмәсе зур кызыксыну уятты, анда әлеге яраткан йорт хайваннары турында хикәяләр, шигырьләр һәм әкиятләрдән торган китаплар тупланган иде. Балалар бик теләп «Песиләр биюе» мастер-классында катнашты, интерактив компьютер тактада мәчеләр рәсемен ясады һәм тылсымлы сенсор диварда «Һава шарлары» уены уйнады. Балаларны шулай ук «Песиләр маҗаралары эзеннән» дигән кызыклы мяуфест көтеп торды, анда сорауларга җавап биреп, алга таба уенда ярдәм итәчәк талисманнар ала алдылар. |