«Җиде тылсымлы таҗ» әдәби сәяхәт (6+)

29 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә беренче сыйныфлылар өчен Валентин Катаевның «Цветик-семицветик» әкияте буенча сәяхәт узды.

Китапханәче яшь китап сөючеләрне В. Катаевның иҗаты белән таныштырды, аның балаларны бик яратуы һәм еш кына аларга үзенең яхшы киңәшләре, гыйбрәтле хәлләре белән мөрәҗәгать итүе, төп кешелек кыйммәтләре, дуслар һәм ата-аналар белән үзара мөнәсәбәтләрдә килеп чыга торган проблемаларны әсәрләрендә күтәрүе турында сөйләде, авторның иң танылган әсәрләре, алар арасында балалар әдәбиятының чын шедевры булган «Цветик-семицветик» әкиятенә тукталды. Тылсымлы китап битләре буйлап сәяхәт итүдән дә кызыграк нәрсә бар икән?

Укучылар төньяк полюстагы шәһәргә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Һәр тукталышта балалар «Киресенчә», «Вазаны җый» кебек төрле уеннар уйнады, викторина сорауларына җавап бирде, «Оча, оча…» хорлы уенында катнашты, җиде санының тагын кайларда очравын искә төшерде, бик мавыгып табышмакларны чиште, җиде таҗны җыяр өчен, юлларында очраган төрле киртәләрне җиңеп чыкты. Әсәр герое булган кызның дөрес булмаган гамәлләре буенча фикер алышу узды. Ул алты таҗны кирәкмәгәнгә тота, ә җиденче зәңгәрсу төстәгесен аңа нинди дә булса чын берәр теләк өчен саклыйсы килә. Ишегалдында Женя аксак малайны күргәч, соңгы таҗның нинди теләкне үтәргә тиешлеген аңлап ала. Һәм балалар Женяның соңгы таҗны үзе өчен түгел, ә башка кешегә файда китерүгә тотуы, һәм шуның белән кызның үзенә яңа дус табуы, рухи тынычлык алуына шат булды. Китапханәчегә чарада катнашучыларның хыялларын ишетү кызыклы булды: алар арасында «…кешеләр муллыкта яшәсен, балалар яхшы укысын, сугышлар булмасын, иң мөһиме – барыбыз да сәламәт булсын» дигән теләкләр булды.

Яшь кунаклар мультфильмнардан өзекләр карады һәм, барлык яхшы теләкләре кабул булсын өчен, бергәләп әфсен-төфсен укыды. Бу тылсымлы әкият балаларны яхшы гамәлләр эшләргә чакыруын дәвам итә.  

Поделиться: