«Лилия Гыйбадуллинаның шигъри юллары» әдәби очрашу (12+)
28
Февраль 2024
Чәршәмбе
28 февраль көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучыларны яшь шагыйрә — Лилия Гыйбадуллина иҗаты белән таныштырды. Автор үзе язган шигырьләрне укыды, иҗат юлы, илһам чыганагы һәм эш ысуллары турында сөйләде. Чарага килүчеләр авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды, шигырь язу серләренә төшенде, шигърияттә үз көчләрен сынап карады. Чара кунаклары әсәрләр күргәзмәсе белән танышты, Лилия Гыйбадуллинаның иҗат дөньясына кереп чума һәм аның шигъри эшләренә бәя бирә алды. Әлеге чара тамашачыларга яшь шагыйрә шәхесе һәм иҗаты белән якынрак танышырга ярдәм итте, автор үз уй-фикерләре, илһамы белән уртаклашты һәм укучыларына тагын да якынайды. |