«Шрифт – текстмы, әллә рәсемме?» кейс-стади (12+)
28
Февраль 2024
Чәршәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге Чаллының төрле уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. 28 февраль көнне студентлар «Шрифт – текстмы, әллә рәсемме?» дигән кейс-стади чарасында катнашты. Моның өчен алар типографика, композиция, шрифтларда пропорцияләр һәм бизәлеш турында алган белемнәрен кулланды. Нәтиҗәдә, студентлар үз шәхесләрен һәм стилен чагылдырган үзенчәлекле шрифтлар ясады. Әлеге кейс-стади аларга үз күнекмәләрен һәм сәләтләрен күрсәтергә һәм шул ук вакытта шрифтлар бизәлеше өлкәсендә белемнәрен арттырырга да мөмкинлек бирде. |