«Могҗизаларга ышаныйк!» күңел ачу сәгате (6+)

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубының чираттагы очрашуы ел саен бөтен дөньяда 26 февраль көнне билгеләп үтелүче Бөтендөнья Әкиятләр сөйләү көненә багышланды. 
Җир йөзендә бер тапкыр да гаҗәеп Әкиятләр иленә сәяхәт кылмаган кеше бар микән? Юктыр. Безнең һәрберебез тылсымлы таякка, батырлар көченә яисә әкияти гүзәллеккә ия булырга теләр иде. Без барыбыз да әкиятләрне тыңларга һәм сөйләргә яратабыз. 
Балалар әкиятләрнең безгә каян килеп чыгуы турында белде, әкият жанрының рус фольклорының иң борынгы жанрларыннан берсе буларак барлыкка килү тарихын тыңлады, әкиятнең төрләре белән танышты. Зур азарт белән «Аңлаткычлар» дигән әкиятләр буенча викторинада катнаштылар, анда балалар тасвирлама буенча әдәби әкият, тылсымлы әкият яки хайваннар турында әкият героен белергә тиеш булды.

дшпщшпп
авсвыа
АПВАУВА
вмвмв
вымвымым
ЫЦАВА

Чара оригами техникасында эшләү белән тәмамланды. Балалар «Эт»ләр ясады. Чөнки этләр әкиятләрдә бик еш очрый. Укучылар «Бремен музыкантлары»ндагы этне, «Дядя Федор, Пес и Кот»» повесть-әкиятендәге Шарикны, «Волшебное кольцо» әкиятендәге көчекне, «Бобик в гостях у Барбоса»дагы этләрне, Артемона из «Приключения Буратино или Золотой ключик»тагы Артемонны искә төшерде.
Бәйрәм күңелле үтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: