«Гаҗәеп «Мульт» иле» танып белү-күңел ачу сәгате (6+)

22 февральдә, каникуллар вакытында, беренче сыйныфлылар өчен 16 нчы санлы китапханә «Гаҗәеп «Мульт» иле» дигән танып белү-күңел ачу сәгате уздырды. Чара барышында балалар «мультипликация» төшенчәсе, мультфильмнарны тудыручылар белән танышты, «Союзмультфильм» киностудиясе турында мәгълүмат алды. Очрашу вакытында укучылар «Союзмультфильм» киностудиясе тарафыннан чыгарылган «В Африке жарко» (1936 ел) дигән иң беренче мультикны, шулай ук рәсем итеп ясалган («Лягушка-путешественница») һәм курчак («Голубая стрела») мультфильмнарыннан өзекләрне карады. Шуннан соң балалар «Яраткан мультфильм геройлары», «Мультфильмнардан җырлар», «Парын тап», «Китаптан мультфильмнарга» бәйгеләрендә катнашып, мультфильмнар өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.

лрмлмлмплплплак45
20240222_104731
20240222_105522
20240222_101815
20240222_102939
20240222_103949
IMG-20240222-WA0012
20240222_100457

Чара азагында Үзәк балалар китапханәсе мөдире О.И. Недопекина малайлар һәм кызлар өчен яңартылган үзәк балалар модель китапханәсе буйлап сәяхәт уздырды. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте, яшь китап сөюче дусларыбыз яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алып кайтып китте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: