«Инновацияләр – киләчәккә адым» кызыклы хәбәрләр сәгате (12+)

22 февраль көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Фән һәм технологияләр үсеше елына багышланган «Инновацияләр – киләчәккә адым» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларга фәннең төрле өлкәләрендә зур өлеш керткән күренекле галимнәр турында сөйләделәр. Алар үз ачышларында кешеләрнең күптәнге хыялларын тормышка ашыруга ирешкән. Балалар, безнең галимнәрнең ачышлары ярдәмендә, Россиянең беренчеләрдән булып биосфера турында белемнәр булдыруы, дөньяда беренче булып космоска Җирнең иярчене җибәрелүе, радио, телевидение, фотосинтез һәм лазер, атом станцияләре, су асты көймәләре кулланыла башлавы турында белде. Чарада катнашучыларда замандашлары Жорес Алферов, Григорий Перельман, Андрей Гейм һәм Константин Новоселовларның казанышлары белән танышу зур кызыксыну уятты. Чара азагында балалар үз белемнәрен тикшереп карый һәм күренекле галимнәр һәм аларның бөек ачышлары турында китаплар белән таныша алды. 

Поделиться: