«Борынгы йолаларыбыз» белгечләр турниры (12+)
26
Февраль 2024
Дүшәмбе
22 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Борынгы йолаларыбыз» дигән белгечләр турниры узды. Чара башында балалар китапханәче белән берлектә туган якның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүнең ни өчен мөһим булуы турында фикер алышты. Алга таба укучылар командаларга бүленеп ярышты, Россия халыкларының бәйрәмнәре, ышанулары, борынгы уенчыклар, милли ризыклары, киемнәре турында сорауларга җавап бирде. Чара азагында һәр команда диплом алды, укучылар балалар һәм яшүсмерләр бүлеге фондындагы илебез мәдәнияте турындагы китаплар белән танышты.
|