«Ягез әле, егетләр!» тарихи-патриотик уен (18+)

Ватанны саклаучылар көне — ул чын-чынлап батырлык һәм кыюлыкны чагылдыручы бөтенхалык бәйрәме. Бу көн бар ир-атлар бәйрәме булып санала, чөнки аларның төп бурычы – туган җирне саклау. Әлеге датага баштан ук югары мәгънә салынган була – үз туган илеңне яратырга һәм, кирәк икән, аның өчен көрәшә дә белергә. 

тт иб б бб
smart
smart

22 февраль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарихи-патриотик уен үткәрде. Чара башында катнашучылар илнең үткәненә кечкенә генә сәяхәт кылды. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, туган җирне батырларча саклап көрәшкәннәргә, тыныч тормышта җиңел булмаган хәрби хезмәтне үтәүчеләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисе турында сөйләде. Икенче өлештә балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын, җитезлекләрен һәм тиз реакцияләрен күрсәтте. Уен «Хәрби дәрәҗәләр», «Тарихи фактлар», «Орденнар», «Хәрби машиналар» дип аталган хәзерге заман армия тормышы турындагы белемнәр буенча төрле бәйге һәм викториналардан торды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: