«Туган телем, и гүзәл син!» әдәби композициясе (12+)

21 февраль көнне 3 нче санлы китапханә уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем, и гүзәл син!» дигән чара уздырды. 
Туган тел – һәр халык горурланырга тиешле иң зур байлык. Бөтен дөнья буенча исәпләнелүче төрле телләр саны 3 меңнән 5 меңгә кадәр җитә. Әмма хөрмәткә лаек булмаган тел юк. 
Чарада укучылар Туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән танышты, һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә туган телнең әһәмияте, дөнья телләренең күптөрлелеге, егермедән артык сүзлек төре булуы турында белде. 
Балалар телләр үсешенә үзеннән зур өлеш керткән күренекле кешеләр исемнәре белән танышты, төрле телләр турында кызыклы һәм көтелмәгән фактларны белде, төрле халык мәкаль-әйтемнәрен искә төшерде. 

пфпыкпп
DSC02644
DSC02657
DSC02662

Укучылар туган тел турында шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, уен-викторинада катнашты, мәкальләрнең мәгънәсен аңлатты. 
Биш шигырь һәм проза китаплары авторы, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рушания Гыйләҗеваның чыгышы чараның бизәге булды. Кунак үз имзасы куелган китапларны бүләк итте, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде, китапларның ничек нәшер ителүе, шигырьләрнең ничек тууы турында сөйләде. Балалар Рушания Азат кызы башкаруындагы шигырьләрне һәм җырларны зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады. Чарага килүчеләргә ул һәр кеше өчен үзе сөйләшә торган телнең иң әһәмиятлесе булуы, үз телеңне белү һәм башкаларны хөрмәт итү безне акыллырак, яхшырак, культуралырак итүе турында искә төшерде. 
Чара азагында балалар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп башкардылар. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: