«Туган телем – якын дустым» танып белү-уен программасы (6+)

21 февраль, халыкара туган тел көнендә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Туган телем – якын дустым» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрле булуы, туган телнең халык характерын, аның хәтере, тарихын чагылдыруы турында белде. 

лнамалд
20240221_122831
IMG-20240221-WA0040

Балалар «Мәкальләр һәм әйтемнәр», «Туган тел белгечләре», «Канатлы гыйбарәләр» кебек төрле уен һәм бәйгеләрдә актив катнашты, фразеологизмнарда төшеп калган сүзләрне куйды һәм бер минут эчендә «Туган ил» сүзеннән тамырдаш сүзләр төзеде. Чара азагында туган тел турында яраткан шигырьләрне уку минуты үткәрелде. Укучылар бик теләп удмурт халык әкияте мотивлары буенча төшерелгән «Селта» мультфильмын карады. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: