«Туган тел, галиҗәнаплары» туган тел сәгате (12+)

21 февральдә 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Туган тел, галиҗәнаплары» дигән туган тел сәгате узды. Укылган шигъри әсәрләр балаларга һәр телнең милли мәдәниятне чагылдыру, рухи һәм матди мирасны саклау һәм үстерү коралы булуын аңларга мөмкинлек бирде. 

дрдп
IMG_7277
IMG_7294
IMG_7296
IMG_7305
IMG_7319

Һәр халыкның мәкальләре, әйтемнәре бар, нәкъ менә аларга халык зирәклеге салынган һәм алар һәр халыкта үзенчә яңгырый. Китапханәгә килүчеләр, «Мәкальне җый» бәйгесендә катнашып, менә шуңа инанды. Мультимедиалы презентациянең күрсәтелгән видеокадрлары  республикабызда халыклар арасында «дуслык моделе»нең күптәннән раслануы, аның нигезендә Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү ятуы, һәм бар халыкның үз туган телләрен китаплар, әдәбият һәм уку ярдәмендә сакларга тырышуы турында сөйләде. Очрашу «Күпмилләтле телләр аукционы» бәйгесе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: