«Тарих тәгәрмәче» интеллектуаль уен (12+)

20 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә яшьләрне революциягә кадәрге Россия тарихына багышланган чарага чакырды.
Чара башында китапханәче мәктәп укучыларына үз илең белән горурланыр өчен, аның тарихын белергә кирәклеге, ә илебезнең тарихы бик бай булуы турында сөйләде. Үз илеңнең үткәнен белмичә, аның хәзергесенә бәя бирү һәм киләчәген күзалдына китерү кыен. Безнең илнең тарихы – героик, фаҗигале, шатилыклы һәм кайгылы вакыйгалар калейдоскобы ул. 

чкнгкггв
10ф. «Колесо истории». «Историческое событие»
10ф. «Колесо истории». Конкурс «Черный ящик».
10ф. «Колесо истории». Участники игры
10ф. «Колесо истории»

Өлкән сыйныфлылар тарихи маршрут этаплары буйлап кузгалды, аның барышында зирәклекләрен, эрудицияләрен эшкә җигәргә һәм тарих буенча белемнәрен күрсәтергә кирәк булды. Алар «Тарихи терминнар», «Тарихи портрет», «Тарихи рәсем», «Тарихи вакыйга», «Халык акылы» һәм «Кара тартма» дигән алты этапны узды.
Балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирде, бәхәсләште, кайбер хәлләр буенча фикер алышты. Уен бик кызыклы үтте, яшьләр шул чор тарихын яхшы белүен күрсәтте. 
«Тарих тәгәрмәче» интеллектуаль уены  «Пушкин картасы» кысаларында узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: