«Туган телем, и гүзәл син!» танып белү калейдоскобы (12+)

20 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем, и гүзәл син!» дигән танып белү калейдоскобы уздырды. 
Китапханәче рус теленең бөеклеге һәм байлыгы, аның халыкның характерын, хәтерен, рухи кодрәтен чагылдыруы турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар һәм ребуслар чиште, фразеологик әйтелмәләрнең һәм канатлы сүзләрнең мәгънәләрен аңлатты. «Сорау-җавап», «Бер сүз белән ата», «Шифрлар» дигән танып белү уеннарында катнашып, үзләренең игътибарлылыкларын, зирәклекләрен һәм фикерләү сәләтен сынап карадылар. 

щгпщгпргпщпщпщп
нвввчч
оачсосчочсу
шнгапанав
шнашганащд

Чара азагында китапханәче «Туган телем, дус булыйк» дип аталган китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады, тел белеме буенча китапханәдә булган энциклопедияләр һәм сүзлекләр белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: