«Батырлыкка әйләнгән тормыш» күргәзмә-күзәтү (6+)
15 февральдә, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көнендә, укучылар өчен әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Чарада язучы, тәрҗемәче Мансур Сафин һәм шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина катнашты. Мансур Габдулла улы үз чыгышында Рәфис Корбанның Муса Җәлилнең тормыш юлына багышланган «Ватан» («Родина») китабын тәрҗемә итү тәҗрибәсе турында сөйләде һәм үзенең патриотик шигырьләрен укып үтте. Роза Галимулла кызы балаларга «Батырлыкка әйләнгән тормыш» күргәзмә-күзәтүне тәкъдим итте. Күргәзмә үз эченә «Үлем үзәне» экспонатларын: көнкүреш әйберләре, солдат каскасы, снарядлар һ.б.ларны алды. Каһарман-шагыйрьнең «Шигырьләр» исемле балалар әсәрләреннән торган сирәк басмасы укучыларда кызыксыну уятты, анда авторның үзе ясаган рәсемнәре, һәм шулай ук Җәлил шигырьләренең испан теленә тәрҗемәләре китабы тәкъдим ителә. Тәрҗемәләрнең авторы – Ульяна Федоринина, С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты студенты бу басманы имзасын куеп музейга тапшырган. Балалар сөйләм теленең сәнгатьлелеге, дөреслеге һәм аларның артистлыгы, һәр шигырьне театральләштереп башкарулары һәркемнең күңелендә яхшы тәэсирләр калдырды. |