«Укуны татып карау» китап марафоны (6+)

16 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Китапны яратып бүләк ит» сигезенче гомумроссия акциясе кысаларында, «Укуны татып карау» китап марафоны узды, анда әдәбиятның күптөрле жанрлары тәкъдим ителде: балалар язучылары, рус классиклары әсәрләре, детективлар, хатын-кыз романнары, фантастика, тарихи әсәрләр.

оррглгл
1
2
4

Бу көнне барлык теләге булган балалар һәм өлкәннәр китап бүләк итә яисә өйләренә ала, әдәбият белән алмаша, бер-берсе белән үзләренә ошаган хикәя турында фикер алыша алды. Бушлай һәм ирекле китаплар алмашу аша яхшы эш эшләргә мөмкинлек туа – китап бүләк итү һәм аның урынына берни дә көтмәү һәм үзең теләгәнне табу, һәм әлбәттә, күтәренке кәеф!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: