«Безнең Армия көчле» уен-викторинасы (6+)

23 февраль – Туган илебез сагында торучы кешеләр бәйрәме. Ул чын ир-атлар – кыю, батыр, җитез һәм ышанычлы егетләр, һәм шулай ук үсеп килүче һәм киләчәктә Ватан сакчылары булачак малайлар бәйрәме. 15 февральдә башлангыч сыйныф укучылары өчен 16 нчы санлы китапханә «Безнең Армия көчле» дигән уен-викторина уздырды. Чара башында китапханәче балалар белән бергә бәйрәм тарихына кечкенә генә экскурс кылды, һәм ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнне зур илебезнең тынычлыгын саклаучыларга котлаулар җиткерүебез турында белде. Презентация караганда балалар нинди гаскәрләр булуы, аларның билгеләнеше, киемнәре һәм корал төрләре турында мәгълүмат алды. 

лпла6
21
16
9
1

Очрашуның икенче өлешендә кызлар һәм малайлар ярышты: Туган ил, геройлар турында мәкальләрне искә төшерделәр, хәрби темага табышмаклар чиштеләр, Россия хәрби даны тарихын белүдә интерактив викторинада катнаштылар. Балалар белән уздырылган мондый чаралар аларның күңелендә Туган ил алдында бурыч һәм патриотлык хисләрен тудыра. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: