«Пенсионерлар өчен экологик тормыш» әңгәмә-фикер алышу (12+)

16 февраль көнне 15 нче санлы китапханә каршында эшләп килүче «Чишмә» аралашу клубында «Пенсионерлар өчен экологик тормыш» дигән әңгәмә-фикер алышу узды. Әңгәмә өчен тема итеп хәзерге заманның экологик мәсьәләләре һәм аларны җиңеп чыгу юллары, аерым алганда, әйләнә-тирә мохитнең көнкүреш калдыклары белән пычрануы проблемасы алынды. 

ропаоаоао
1708088737770
1708089108532

Безнең һәрберебез фатирда яки бакча участогында кирәкмәгән әйберләр җыелуы белән таныш.  Еш кына аларның күбесенә яңа кулланылыш табарга мөмкин. 
Әңгәмә барышында китапханәче дөньяның төрле илләрендә һәм Россиядә көнкүреш калдыкларын икенчел эшкәртү мәсьәләсе ничек башкарылуы турында сөйләде. Клублылар гадәти булмаган юнәлеш – апсайклинг турында белде.  Ул иске әйберләрне «яңадан куллану»га иҗади якын килү. Хәзерге заман рәссамнары «икенчел материал»дан картиналар репродукцияләре ясый. Ә халык осталары иске әйберләрдән йорт җиһазлары һәм интерьер әйберләре җитештерә. 
Чара азагында клублылар иске әйберләрдән яңаны ясау буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: