«Пушкинны искә алып» дигән әдәби уен (12+)

16 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Пушкинны искә алып» дигән әдәби уенда катнашырга чакырды. Бу чара А.С.Пушкинның үлмәс шигъриятенә кагылырга мөмкинлек бирде. 
Александр Сергеевич Пушкин безгә кечкенәдән килә һәм гомер буе безнең белән кала. Әлеге шагыйрьнең әсәрләрен белмәгән, яратып укымаган кеше юктыр да. 
Китапханәченең киләчәк буын өчен Пушкин мирасының әһәмияте турында кереш сүзеннән соң, чарада катнашучылар командаларга бүленде һәм уен башланды. Өлкән сыйныфлыларга «Картиналар галереясы», «Игътибарсыз дусның хаты», «Әкиятләр дөньясы», «Кайсы кем», «Эмодзи» һәм «Кара тартма» дип исемләнгән алты этапны үтәргә кирәк булды.

раырр
10ф. Литературная игра «Вспоминая Пушкина». Конкурс «Письмо рассеянного друга»
10ф. Литературная игра «Вспоминая Пушкина». Конкурс «Черный ящик»
10ф. Литературная игра «Вспоминая Пушкина»
10ф. Литературная игра «Вспоминая Пушкина». Конкурс «Эмодзи»
10ф. Литературная игра «Вспоминая Пушкина». Награда нашла героев

Барлык этапларда командалар өчен бөек рус шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйләнешле кызыклы һәм күптөрле биремнәр тәкъдим ителде. Дөрес җаваплар өчен командалар баллар һәм цитата өзекләре алды, алардан уен ахырында алар шагыйрьнең укучыларына мөрәҗәгатен җыя алды. Җиңү яулаган команда «Пушкин белгечләре» Грамотасына ия булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: