«Муса Җәлил: татар халкында туган һәм тәрбия алган» әдәби портрет (16+)

15 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә шагыйрьнең тууына 118 ел тулуга багышлаган «Муса Җәлил: татар халкында туган һәм тәрбия алган» дигән әдәби портрет узды. Яшь буын вәкилләре өчен «Бүреләр», «Чулочки», «Кызыл ромашка» һ.б. шигырьләр укылды. Очрашу барышында алып баручы татар шагыйренең якты һәм истә калырлык тормыш мизгелләренә мөрәҗәгать итте. «Моабит дәфтәрләре» циклыннан әсәрләрне тыңлап, балалар Җәлилнең әдәби портретын ясарга, аның характерын, тормыш рәвешен аңларга, эчке дөньясын ачарга тырышып карады.

апротыы
IMG_7274
IMG_7273
IMG_7272
IMG_7270
IMG_7269
IMG_7262
IMG_7252
фото4

Режиссёр Леонид Квинихидзеның Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм һәлак булуы турындагы биографик драмасыннан өзек китапханәгә килүчеләрдә зур һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Бары тик 39 ел яши шагыйрь, әмма шул кыска гомер эчендә ул үзе турында буыннан буынга күчеп килүче якты истәлек калдыра. Кеше яшәгән еллар саны белән түгел, ә тормышының мәгънәсе, кешеләр өчен эшләгән яхшылыклары, үзеннән соң калдырган мирасы белән әһәмиятле. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: