«Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь» хәтер көне (6+)

Бөек татар каһарман-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган хәтер көне уртанчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Муса Җәлил үз исемен үлмәс әдәби иҗаты әсәрләре һәм сугышчан батырлыгы белән мәңгеләштерде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактларны, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе, «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабыннан шигырьләрне искә төшерде.

прккуеуке
фото1
фото2
фото3
фото4

«Моабит дәфтәрләре» – ул кешелекнең рухи көче белән тетрәндерүче үлмәс китап. Ул  – шагыйрь кешенең ныклыгына һәм курку белмәс батырлыгына гимн. Балалар тетрәнеп һәм дулкынланып шагыйрьнең «Бәхет», «Хуш, акыллым», «Кызыл ромашка» һ.б. шигырьләрен тыңлады. Муса Җәлилнең шигырь һәм поэмаларын бар халыклар – руслар һәм татарлар, французлар һәм инглизләр, бельгиялеләр һәм чехлар һ.б.лар бер дәрәҗәдә дулкынлану белән укый. Чара электрон презентация, шагыйрьнең тормышы турында видеоматериаллар белән үрелеп барды. Дошман төрмәләре диварлары да сындырмаган буйсынмас шагыйрьнең героик юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булганнарны да, сугышта җиңүгә ирешкәннәрне дә хәтердә сакларга куша. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: