«Язучылар сугышта һәм сугыш турында» әдәби сәгате (12+)

23 февральдә Россиядә Россиянең хәрби даны көне – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 13 нче санлы китапханәдә «Сиңа хезмәт итәм, Россия» патриотлык атналыгы кысаларында төрле яшьтәге укучылар өчен күп чаралар оештырылачак. Атна «Язучылар сугышта һәм сугыш турында» дигән әдәби сәгать белән башланып китте. «Фронтовик-язучылар» электрон презентациясен карау барышында чарада катнашучы мәктәп укучылары Ю. Бондарев, Б. Васильев, К. Воробьев, В. Богомолов, К. Симонов кебек фронтовик-язучыларның иҗаты белән танышты. 

Сугышның беренче көннәреннән үк совет язучылары һәм шагыйрьләре бар халык белән бергә фашистларга каршы көрәшкә баса. Аларның коралы мылтык һәм сүз була. Китапханәченең һәр язучының фронт юлы турында сөйләве Ю. Друнина, О. Бергольц шигырьләрен уку һәм әлеге язучыларның «Горячий снег», «А зори здесь тихие», «Они сражались за Родину», «Живые и мертвые» дигән танылган әсәрләре буенча төшерелгән фильмнардан өзекләр белән үрелеп барды.

Чара азагында укучылар хәрби вакыйгалар турында язучы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәзерге заман язучылары турында мәгълүматны тыңлады. Шундый язучыларның берсе Захар Прилепин.

Поделиться: