«Шагыйрь һәм акыл иясе бер җанда…» әдәби экскурс (6+)

15 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныфлар өчен бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның тууына 255 ел тулуга багышланган «Шагыйрь һәм акыл иясе бер җанда…» дигән әдәби экскурс үткәрелде. 
Алып баручы бик бай программа әзерләгән иде. Чара барышында китапханәче сөйләгәннәр, күрсәткән видеоязмалар һәм презентацияләрдән балалар бөек мәсәлченең тормыш юлыннан кызыклы фактларны белде. Экраннан Иван Андреевичның мәсәлләре яңгырады. Балалар бик теләп һәм зур кызыксыну белән чараның барлык этапларында катнашты. Алар «Мультфильмнардан өзекләр буенча мәсәлне таны», «Бу сүзләр кайсы мәсәлдән?», «Бу мәсәлнең мәгънәсе шул…» һ.б. видеовикториналарда катнашты. Әдәби бәйгеләр биремнәре һәм сораулары балаларга Крыловның зирәк мәсәлләренең асылына төшенергә булышты. «Бар заманнар өчен мәсәлче И.А. Крылов» дигән китап күргәзмәсендәге мәсәлләрнең рәсемле басмалары укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте.
Әдәби экскурс азагында балалар дөрес нәтиҗәләр чыгарды: мәсәлләр мәрхәмәтле, гадел, намуслы булырга өйрәтә. Аларда, бәһасез хәзинәдәге сыман, мәкаль-әйтемнәрнең халык акылы, рус сөйләменең байлыгы һәм матурлыгы саклана. Крылов мәсәлләре беркемне дә битараф калдыра алмый.  

Поделиться: