«Кемнең борыны яхшырак?» кычкырып укулар (0+)
15 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын балалар язучысы В.В. Бианки һәм аның «Чей нос лучше?» китабы белән танышырга чакырды. Быел язучының тууына 130 ел була. Виталий Бианки китапларының иң гаҗәп үзенчәлекләренең берсе – алар күзаллауларны киңәйтеп кенә калмый, ә карарга, күрергә һәм аңларга өйрәтә. Алар үзләре артыннан урман-кырларга алып китә. Шуннан соң китапханәче балаларга кошлар турында табышмакларны чишәргә, «кош» ярышларында катнашырга тәкъдим итте, ә чара азагында язучының китапханәдә булган китаплары белән таныштырды. |