«Үзем укыдым һәм сезгә дә киңәш итәм!» китапханә квилт-киңәше (6+)

4 февральдән алып 14 февральгә кадәр 10 нчы санлы китапханәдә укучылар өчен, Халыкара китап бүләк итү көнен бәйрәм итү кысаларында, «Үзем укыдым һәм сезгә дә киңәш итәм!» дигән китапханә квилт-киңәше узды. Анда, яшенә, статусына һәм уку тәҗрибәсенең күпме булуына карамастан, теләсә кайсы укучы катнаша алды. 

Китапханә укучылары төрле төстәге кәгазьләргә үзләре укыган һәм башкаларга да укырга киңәш итә торган китаплар һәм авторларның исемен язып квилт ясалды. Алар, китап турында үз фикерен язып, укыганнарыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклаша алды. 

щрпщрщ
10ф. «Прочитал сам и вам советую!»
10ф. «Прочитал сам и вам советую!».

Нәтиҗәдә, матур «китап полотносы» барлыкка килде. Без китапханәнең барлык укучылары да әдәбият сайлаганда әлеге мәгълүматны куллана алыр дип ышанып калабыз. Модадан артта калмагыз: һәр җирдә укыгыз һәи ирекле укыгыз!

        

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: