«Әфганстан: безнең хәтер һәм әрнү» патриотлык сәгате (12+)

Истәлекле дата – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел булу көне якынлашканда, 13 февральдә 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Әфганстан: безнең хәтер һәм әрнү» дигән патриотлык сәгате үткәрде. Мультимедиалы презентация күрсәтү барышында китапханәче әлеге сугышның сәбәпләре һәм этаплары, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре башлану, солдатлар җилкәсенә төшкән авырлыклар, югалтулар, совет сугышчыларының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләде. Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, яшьләр ерак Әфганстанда 18-20 яшьлек малайларга, иң яхшы кешелек сыйфатларын – батырлык, ныклык, фидакарьлек күрсәтеп, тәҗрибәле ир-атлар белән сугышуның ни дәрәҗәдә авыр булуын белде. Сугышчан тормышның әйтеп бетергесез катлаулы шартларында, туган йорттан еракта, сәгать саен үлем куркынычы янаганда, совет солдатларының хәрби һәм кешелек алдында биргән антына тугры калуы турында сөйләгәнне тыңладылар.

омаомлд — копия
IMG-20240213-WA0037
IMG-20240213-WA0038 (1)
IMG-20240213-WA0039
IMG-20240213-WA0040
IMG-20240213-WA0041
1707917286441

Патриотлык сәгате «Зәңгәр беретлар» ансамбленең «Память», «Синева», «Письмо матери», «Вертолетчики» җырлары, Әфган сугышы кинохроникасыннан өзекләр белән үрелеп барды. Чара вакытында «Әфганстан – төзәлмәс яра» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Очрашу азагында катнашучылар Әфганстанда һәлак булган совет сугышчыларын бер минутлык тынлык белән искә алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: