«Безгә укучыбыз бүләк итте» китап бүләк итү көне – акциясе (12+)

14 февраль көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» сигезенче гомумроссия акциясенә кушылды. Көн дәвамында китапханәдә киң даирә укучылар өчен «Безгә укучыбыз бүләк итте» исеме астында китап бүләк итү көне – акциясе уздырылды. Чара барышында укучылар бу акцмянең бөтен дөнья буйлап кешеләрне яхшы китаплар бүләк итүгә илһамландыручы, шуның белән укуга мәхәббәт тәрбияләүче иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булуы турында белде. Катнашучылар үзләре укыган шәхси китапларын алып килде. Акция вакытында 170 китап бүләк ителде. Төрледән-төрле тематикага караган әлеге китаплар китапханәнең төрле яшьтәге укучыларына кызыклы булачак. Һәр китапның үз укучысын табачагына шик юк!

Поделиться: