«Кызыксынучан тәмле тамакларга» танып белү-уен программасы (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен  татлы ризыкларның тарихы турында чара уздырды. Катнашучылар конфет һәм шоколад тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылып, «конфет» һәм «шоколад» сүзләренең нәрсә аңлатуы, европалылардан кемнең беренче булып шоколадны татып каравы, беренче фабрика шоколадының кайда әзерләнүе  һәм аны Россиягә кемнең алып кайтуы, шулай ук дөньяда бердәнбер шоколадка һәйкәлнең кайда куелуы турында белде. 

чччя
4фото
2 фото

Китапханәче конфетларның файдалы үзлекләре һәм зарарлы да булырга мөмкинлеге турында сөйләде. Балалар «Тәмле тамак геройларны таныгыз» дигән викторинада катнашты. «Иң, иң, иң» дигән блицтурнир һәм «Конфетны тап» уены үткәрелде. Чара азагында барлык катнашучылар татлы шоколадлар һәм уку өчен «тәмле китаплар» алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: