«Гайдар геройлары экранда» видео-викторинасы (12+)

14 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гайдар геройлары экранда» дигән видео-викторина уздырды. Чара башында балалар легендар язучы – кыска, әмма якты тормыш юлы үткән сугышчының биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Укучылар язучы һәм аның китаплары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды, Аркадий Петровичның үзенә ни өчен «Гайдар» тәхәллүсе алуын белде. Гайдар тарафыннан бик күп әсәрләр язылган, аларның күбесе экранлаштырылган. Китапханәче «Тимур и его команда» китабының киносценарий буларак барлыкка килүе, ә аннан соң авторның аны китап буларак язуы турында сөйләде. Бу әсәрнең пионер оешмасы – бар җирдә дә эш алып баручы, фронтта һәлак булганнарның һәм сугышка киткәннәрнең гаиләләренә ярдәм итүче тимур хәрәкәтенә уңай юнәлеш бирүе турында ассызыклап үтте. Балалар актив рәвештә викторинада катнашты, тасвирлау буенча геройларны таныды. Чара «Тимур и его команда» һәм «Чук и Гек» фильмнарыннан өзекләр карау белән тәмамланды. Аркадий Гайдар китапларын һәрвакыт яратып һәм кат-кат укыйлар, ә аның китап геройлары яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, Туган илне яратырга өйрәтә. 

Поделиться: