«Сүз һәм көй матурлыгы» иҗади очрашу (18+)

14 февраль көнне 1 нче санлы китапханә танылган шагыйрә, музыкант, педагог, автор-башкаручы, журналист, өч шигырьләр китабы һәм ике нәфис-документаль проза китабы авторы Ольга Кузьмичева-Дробышевская белән «тере аралашу» форматында иҗади очрашу уздырды. Ул шулай ук җырлар һәм романслар авторы һәм башкаручысы. Ольга Кузьмичева-Дробышевская — «Бәллүр каләм» республика бәйгесе, Потатушкин исемендәге Мәскәү иҗади бәйгесе лауреаты, Андрей Платонов исемендәге Россия әдәби бәйгесе дипломанты, «Фикерләүче камыш» Тютчев әдәби бәйгесенең «Фәлсәфи эссе» номинациясендә җиңүче, Грушинка фестиваленең халыкара бәйгесе призеры. Иҗади очрашуга килүчеләр талантлы шагыйрәнең иҗаты һәм казанышлары белән таныша алды. Чарада көй-моң, проза һәм шигърият бер композиция булып үрелеп барды. Авторның китабыннан биографик өзекләре, шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Ольга Кузьмичёва-Дробышевская тыңлаучыларны сүзләрне рифмага салу таланты белән генә түгел, ә киң диапазонда яңгыраучы гаҗәеп тавышы белән дә сокландырды. Чара азагында һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирә һәм язучының иҗатыннан, чарадан алган хис-кичерешләрен белдерә алды. 

 

Поделиться: