«Шигырьләрем – тере шаһитлар» әдәби кунакханә (0+)

14 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Шигырьләрем – тере шаһитлар» дигән әдәби кунакханә уздырды.

шггнаша
ввквквке9
гагащщ
епее
псс
ччкач
ыкыкуы

Чара бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең иҗатына багышланды. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлыннан кызыклы фактларны, аның гади булмаган балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, аның сугышка китүе, әсирлеккә эләгүе, һәм исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында белде. Бу китап өчен автор Ленин премиясенә лаек була. Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка», «Кыю куян», «Дару», «Чишмә», «Карак песи» һ.б. танылган, балалар өчен язылган шигырьләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара азагында балалар татар шагыйренең танылган әсәрләрен яттан сөйләде.  

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: