«Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә» хәтер көне (6+)

15 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге скверда һәйкәл каршында бөек патриот шагыйрьнең туган көнендә җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шагыйрь иҗатын сөючеләр җыелачак. Язучылар һәм укучылар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләячәк, аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерәчәк. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланачак. 

Поделиться: