«Син һәрвакыт тере үрнәк булырсың…» әдәби сәгате (12+)

Һәр халыкның онытылмас һәм үсеп килүче буынга үрнәк буларак хезмәт итүче үз геройлары бар. Шундыйларның берсе татар шагыйре Муса Җәлил — илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерен биргән Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты. Муса Җәлилнең бөтен тормышы әдәбият белән аерылгысыз бәйләнгән була. Чарада катнашучылар шагыйрьнең балачагы һәм яшьлек еллары, аның әдәби эшчәнлеге турында белде, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрьнең героик тормыш битләре белән танышты һәм «Муса Җәлил. Батырлык мәңгелек…» презентациясен карады. Каһарман-шагыйрьнең шигърияте генә түгел, ә бар тормышы һәм фаҗигале язмышы ныклык символы булып тора. Аның тормыш һәм иҗат батырлыгы – үсеп килүче буын өчен үрнәк. 

квапрвкрпф
фото 1
фото 2

«Моабит дәфтәрләре» – авторның берлин төрмәсе Моабитта утырганда сорау алулар һәм җәзалаулардан арынып торган вакытта язылган әсәрләре һәм язмалары. Дошман әсирлегендә дә сынмаган-сыгылмаган, буйсынмас шагыйрьнең героик битләре бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булганнар һәм тынычлык өчен көрәшкәннәрне онытмаска чакыра. Муса Җәлил исеме буыннар хәтерендә мәңгелеккә калачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: