«Әгәр Туган ил чакырса…» әфганчы-сугышчылар белән очрашу (12+)
13 февральдә – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне һәм сугышчы-интернационалистларны искә алу көне якынлашканда 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Әгәр Туган ил чакырса…» дип аталган әфганчы-сугышчылар белән очрашу уздырды. Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаграк барган Әфганстан сугышына багышланган очрашуда балалар алдында шул сугышта катнашкан Геннадий Николаевич Харитонов, Фәрит Алмас улы Галәветдинов һәм Раиф Рәкыйп улы Солтанов чыгыш ясады. Чарага «Әфганстанны искә алып» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Шулай ук очрашу барышында балалар, үз хәрби бурычларын үтәгәндә бөек рухи көч, фидакарьлек, батырлык күрсәткән әфганчы-сугышчыларга хөрмәт йөзеннән, М.Җәлилнең «Чишмә», «Серле йомгак», «Бәхет» шигырьләрен укыды һәм «Ветераннар маршы» җыры белән чыгыш ясады. Очрашу азагында яшүсмерләр чара кунаклары алып килгән хәрби атрибутика белән таныша алды. |