Халыкара китап бүләк итү көне (0+)

12 февраль көнне «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә дөньяның күп илләрендә 14 февраль көнне билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» сигезенче бөтенроссия акциясе старт алды. 
Әлеге вакыйга кысаларында, шәһәр китапханәләре мәйданчыгында китаплар җыю оештырылачак, «Укуны татып карау» китап марафоны, «Мин укыдым һәм сезгә дә киңәш итәм!» квилт-киңәше, әдәби уеннар, яраткан китап белән фотосессия, мавыктыргыч кроссвордлар һәм викториналар һәм башка кызыклы чаралар узачак. 
Теләге булган һәркемне «Китапны яратып бүләк ит!» акциясендә катнашырга һәм өр-яңа яки инде укылган китапларны бүләк итәргә чакырабыз. 

Сезне 12 февральдән 18 февральгә кадәр  әлеге адреслар буенча көтеп калабыз.

Поделиться: