«Әфган сугышы битләрен ачып» видео-лекторий (16+)
12
Февраль 2024
Дүшәмбе
12 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел булуга багышланган «Әфган сугышы битләрен ачып» дигән видео-лекторий уздырды. Чарада Әфганстан турында «Без китәбез» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде, А. Розенбаумның «В черном тюльпане», М. Гургалиеваның «Честь и слава Вам» җырлары, шигырьләрдән өзекләр яңгырады. Чара азагында катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. |