«Бәла-казасыз интернет» мәгълүмат куркынычсызлыгы сәгате (6+)

Бөтен ил буенча, Халыкара куркынычсыз Интернет көне уңаеннан, 2024 елның 6 февраленнән 13 февраленә кадәр «Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе уза. Бу көннәрдә шәһәрнең барлык китапханәләрендә балалар интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып эшләргә өйрәнә. 
13 нче санлы китапханә әлеге акциягә кушылды. 
Интернетны уникаль киңлек, белемнәр һәм күңел ачу чыганагы дип атауларына карамастан, аны ышанычлы дус һәм тугры ярдәмче итәр өчен катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү мөһим. 

латлаа8омти
фото 2
фото 1
фото 3
фото 4

Мәгълүмат куркынычсызлыгы дәресендә балалар Интернет челтәрен куркынычсыз куллануныөң төп төшенчәләре турында күзаллау алды. Алар, «Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» танып белү видеоязмасын карап һәм викторина сорауларына җавап биреп, глобаль челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат алды. Китапханәче интернет челтәрендә булган төп куркынычларны санады һәм, мәгълүмат куркынычсызлыгы һәм шәхси мәгълүматларны саклау буенча видеороликлар кулланып, алардан саклану ысулларын тәкъдим итте. Очрашу иҗади бирем белән тәмамланды: бер төркем «Интернет челтәрендә игътибарлы бул!» рәсемен буяды, икенче төркем «Куркынычсыз интернет» өстәл уены уйнады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: