«Татарстан Чаңгы юлы – 2024» массакүләм чаңгы ярышлары (6+)
10 февраль көнне Чаллының Яр буе паркында «Татарстан Чаңгы юлы – 2024» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышлар «Россия Чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысасында үткәрелде. «Россия Чаңгы юлы» – чаңгы йөрергә яратучылар өчен ел саен уздырыла торган спорт чарасы. Бу Россия һәм Европада иң массакүләм, илебезнең төрле өлкәләреннән 500 меңнән артык катнашучыны җыючы чаңгы ярышы. Чара 1982 елдан бирле оештырыла һәм гади чаңгычылар өчен дә, профессиональ спортчылар өчен дә ачык. Анда катнашу бушлай. «Үзәкләштрелгән китапханәләр системасы» МБУсе хезмәткәрләре дә чаңгы ярышында актив катнашты. Хатын-кыз хезмәткәрләребез, яхшы физик әзерлекләрен һәм команда рухын күрсәтеп, 2 километр араны уңышлы узды. «Россия Чаңгы ярышы – 2024» чарасында катнашу алар өчен спортта көч сынашу гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, көч-дәрман алу һәм коллективта бердәмлек булдыру өчен мөмкинлек тә булды. Ярышларда катнашучыларның барысына да активлыклары һәм сәламәт тормыш рәвешен алга куюлары өчен рәхмәт белдерәбез! |