Акция «Китап уку – алга китеш ул!» (6+)

Ел саен февральнең беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Һәм 7 февраль көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары әлеге көнгә кушылды. Ни өчен кычкырып уку файдалы?

Чөнки кычкырып уку мәгълүматны истә калдырырга булыша (аеруча шигырьләр укыганда), сүзлек запасын арттыра, дикцияне яхшырта, тамашачы каршында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә, укучы һәм аудитория арасында элемтә урнаштырырга ярдәм итә. 

афиша
фото 1
фото 5
фото 6
фото 7
фото 9
фото 11
фото 12

Барлык яшьтәге укучылар гаилә турында әсәрләрдән өзекләрне һәи шигырьләрне кычкырып укыды. Балалар һәм ата-аналар Я. Акимның «Мой брат Миша», «Мама», С. Михалковның «Чудо» әсәрләрен укыды. Яшүсмерләр  Д. Сабитованың «Где нет зимы», В. Клячинның «Страшная тайна братьев Кораблевых» һ.б. китаплардан өзекләрне укыды.  Өлкән яшьтәге укучылар В. Высоцкий, Л. Рубальскаяларның шигырьләрен, В.Аксеновның «Московская сага» трилогиясеннән өзекләр һ.б. укыды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: