«Цифрлар эзе» интеллектуаль турнир (12+)
7 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә Куркынычсыз Рунет атналыгы һәм «Оn-line хәрәкәт кагыйдәләре» шәһәркүләм акциясе кысаларында мәктәп укучыларын интеллектуаль турнирда катнашырга чакырды. Очрашу башында укучылар «цифрлар эзе» төшенчәсе белән танышты, аның нинди булуы һәм ни өчен аның турында һәрвакыт истә тотарга кирәклеге турында белде, шулай ук китапханәче белән берлектә Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Чараның уен өлешендә балалар, командаларга бүленеп, интернет куркынычсызлыгына багышланган викторина сорауларына җавап бирде, «Эзләрне тап», «Барысы да киресенчә», «Интернет-ребус» һ.б. бәйгеләрдә катнашып, компьютер һәм Интернет буенча үз белемнәрен куллана һәм тапкырлыкларын, зиһенлелекләрен күрсәтә алды. |