«Пушкинның соңгы дуэле сере» әдәби тикшерү эше (12+)
Ел саен 10 февральдә илебездә рус шагыйре, прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. 6 февраль көнне 17 нче санлы китапханә, рәсми басылып чыккан материалларга нигезләнеп, 1 нче курс студентлары өчен «Пушкинның соңгы дуэле сере» дигән әдәби тикшерү эше уздырды. Александр Пушкинның дуэльдә үлеме турында эш ике йөз елга якын элек хәрби суд тарафыннан карала. Кайбер тарихчылар ул гадел була алмый дип фаразлый, чөнки ул вакыттагы казыйлар (гвардия офицерлары) Дантес яклы була. Студентлар очрашу азагында бу эш буенча үз нәтиҗәләрен чыгарырга һәм «Дуэльне китереп чыгарган сәбәпләр?», «Аны булдырмый калып булыр идеме?» кебек сорауларга җавап бирергә тырышты. Чарада А. С. Пушкинның гаиләсе һәм балалары тормышыннан аз билгеле булган фактлар бирелде.
|