«Әдәби персонажлар һөнәрләре» викторинасы (12+)
7
Февраль 2024
Чәршәмбе
7 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Әдәби персонажлар һөнәрләре» дигән викторина уздырды. Укучылар, мавыктыргыч викторинада катнашып, төрле катлаулылыктагы сорауларга җавап бирде һәм әдәби әсәрләрне искә төшерде. Гогольнең «Шинели» әсәреннән танылган персонажның һөнәре буенча кем булуы, «Отцы и дети» романындагы Базаровның нинди фән белән кызыксынуы, Печкин фамилияле персонажның нинди һөнәр иясе булуы, әлеге һәм башка барлык белемнәр викторинада кирәк булды. |