«Серле пәрәвез: Интернет чыганаклары» виртуаль экскурсия (6+)
6 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен куркынычсыз Рунет атналыгына багышланган «Серле пәрәвез: Интернет чыганаклары» дигән виртуаль экскурсия үткәрде. Виртуаль экскурсиядә балалар Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алышты, һәм нинди сайтлар һәм кулланучылардан сак булырга кирәклеген белде. Белем алу өчен файдалы интернет чыганаклар белән таныштылар. Шулай ук электрон китапларны уку мөмкинлеген җентекләбрәк өйрәнделәр. |