«Интернет – файдалы, кызыклы, куркынычсыз» медиа-сәгате (6+)

Цифрлы технологияләр көннән-көн активрак безнең көндәлек тормышка үтеп керә, шунлыктан Интернетта куркынычсызлыкны тәэмин итү – хәзерге заманның һәм үсешнең иң актуаль мәсьәләләреннән берсе.
6 февраль көнне Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 8 нче санлы балалар китапханәсе интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту һәм аралашу кагыйдәләре турында «Интернет – файдалы, кызыклы, куркынычсыз» дигән медиа-сәгать уздырды.

интернеи афиш
хэх
аек
шош

Очрашу барышында балалар компьютер челтәрләренең глобаль системасы, һәм аның файдалы булса да, куркыныч та тудыра алуы турында белде. Балалар игътибарына «Балаларга Интернет киңлегендә ничек йөрергә?» дигән презентация тәкъдим ителде, аның ярдәмендә яшь китап сөючеләр Интернетта үз-үзеңне дөрес тотуның ун кагыйдәсен үзләштерде. Балаларга «Куркынычсыз интернет, балаларга кечкенәдән кирәк» дигән мәгълүмат буклетлары тараттылар, ул аларга үз интернет-куркынычсызлыгын булдырырга ярдәм итәчәк. Чара азагында катнашучылар белән Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча кечкенә генә тест үткәрелде, ул күбесенең төп куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы үзләштергәнлеген күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: