«М. Пришвин: табигатьне ярату юлында» дигән әдәби уен-сәяхәт (6+)
3 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «М. Пришвин: табигатьне ярату юлында» дигән әдәби уен-сәяхәт үтте. Ул Россиянең балалар китапханәләре арасында оештырылган «М. М. Пришвинның Россия табигате турында китапларын бергәләп укыйбыз» укуны алга җибәрү буенча Төбәкара акциясендә катнашу кысаларында уздырылды. Акцияне оештыручы – М.М.Пришвин исемендәге Орлов балалар китапханәсе. Михаил Михайлович Пришвин – табигатьнең кызыклы күренешләрен күреп ала белүче гаҗәеп автор, ачык күңелле кеше. Язучының яраткан әсәрләре битләре буйлап сәяхәт итеп, балалар тылсымлы табигать дөньясына кереп чумды һәм кошлар, җәнлекләрнең тормыш-көнкүреше турында күп кенә яңа кызыклы мәгълүматлар алды. Чара барышында балалар Михаил Пришвин хикәяләре исемнәре яшерелгән табышмакларны чиште, ә аннан соң исемнәрен атаган «Дятел», «Лягушонок», «Журка», «Говорящий грач» әсәрләрен тыңлап, бирелгән сорауларга җавап бирергә тырышты, шуның белән үзләренең игътибарлылыкларын тикшерде. #Почитаем_вместе_книги_Пришвина_о_природе_России |